Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәскәү пенсионерлары вакцинация ясаткан өчен 10 мең сум акча алачак

Акча 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләргә бирелә. 

Моның өчен паспорт, вакцинация турында сертификат һәм бүләк җыелмасы сертификаты белән шәһәрнең теләсә кайсы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә гариза бирергә кирәк. 

Мәскәү пенсионерлары коронавирстан вакцинация ясаткан өчен «Сәламәтлек турында кайгырту» дигән бүләк җыелмалары урынына 10 мең сум күләмендә акчалата компенсация ала алачак. Әлеге карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады, дип хәбәр ителә шәһәр хакимияте башлыгы рәсми сайтында.

«Мәскәү Хөкүмәте Covid-19 вакцинациясен өстәмә стимуллаштыру программасында катнашучы өлкән яшьтәге гражданнарга компенсация түләүләрен билгеләде. Бу мәсьәлә буенча карарны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады. 12 октябрьдән башлап бүләк җыелмалары урынына 10 мең сум күләмендә компенсация алырга булачак», — диелә мэрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Элегрәк 2021 елның 23 июненнән 31 декабренә кадәр прививканың беренче компонентын ясатып, соңрак вакцинацияне төгәлләсәләр, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар «Сәламәтлек турында кайгырту» дигән бүләк җыелмаларын ала алачак, дип хәбәр ителгән иде.

Акция башланганнан бирле 240 меңнән артык Мәскәү пенсионеры бүләк җыелмаларын алды инде.

Мәскәү мэрының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, 2021 елның 12 октябреннән бүләк җыелмалары урынына теләге булган һәркем 10 мең сум күләмендә компенсация ала алачак. Моның өчен паспорт, вакцинация турында сертификат һәм бүләк җыелмасы сертификаты белән шәһәрнең теләсә кайсы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә гариза бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев