Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәскәүдә бер гаилә карбыз ашап агуланган

Табиблар әйтүенчә, үлем сәбәбе - агулану.

10 сентябрьдә Мәскәүнең Совхозная урамындагы «Магнит» кибетеннән бер гаилә карбыз сатып ала. Аны ашаган 61 яшьлек хатын-кыз һәм 15 яшьлек оныгының хәле начарая. Алар соңрак хастаханәдә вафат була. Табиблар әйтүенчә, үлем сәбәпләре - агулану. Аларның үлеменең төгәл сәбәбен экспертиза ачыклаячак. Прокуратура тикшерү башлаган.

Ана кешенең хәле авыр, әмма тотрыклы бәяләнә. Әти кешедә агулану билгеләре юк, аның сәламәтлеге уңай бәяләнә.
Сәүдә челтәрендә эчке тикшерү башлануы турында хәбәр иттеләр. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклаганчы, кибеттәге бөтен карбызны сатудан алганнар.

Чыганак

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X