Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Муса Җәлил исемендәге самолет Казанга беренче рейс ясады

Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Муса Җәлилнең кызы, оныгы, оныкчыклары килде.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына «Аэрофлот» җәмгыятенең татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолеты төшеп утырды. Беренче рейс башкарган очкычны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Муса Җәлил — ул Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен илебез Герое. Аның батырлыгы мәңгелек булачак. Бүген, 24 июньдә, 75 ел элек булган кебек үк, без Җиңү парадын уздырдык. Мондый көнне бу самолетның бирегә килүе бик мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Муса Җәлилнең кызы, оныгы, оныкчыклары килде.
Кунакларны Салих Сәйдәшевнең Совет Армиясе маршын башкарып каршы алдылар.Һәр пассажирга Татарстаннан бүләк сыйфатында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев