Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Нефтьчеләр ярдәме белән балалар бакчаларын ремонтлау быел тизрәк тәмамланачак

«Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге карары буенча, балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга нефтьчеләр өстәмә рәвештә 5 миллион сум акча бүлеп биргән.

Балалар бакчаларын ремонтлауга өстәмә акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, ремонт эшләре исемлеге дә киңәйтеләчәк, дип сөйләде Алабуга районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов. «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге карары буенча, балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга нефтьчеләр өстәмә рәвештә 5 миллион сум акча бүлеп биргән.
Алабугада балалар бакчаларын капиталь ремонтлауның төгәлләнеп килүе турында без язган идек инде. Исегезгә төшерәбез, быел капиталь ремонт программасына 13нче санлы «Снежок», 18нче санлы «Карлыгач» һәм Танайкадагы «Солнышко» балалар бакчалары керде. Нигездә бу бакчаларда фасад, түбәләр, канализация системалары, шулай ук салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары ремонтлана.
«Хәзер исә, нефтьчеләр ярдәме белән, эшләр исемлеген киңәйтергә — коймаларны яңартырга, территорияне төзекләндерергә һәм яктырту элементларын алыштырырга мөмкин», — ди Ривал Зарипов.
Бүгенге көндә төзүчеләр өстәмә эш төрләрен башкаруга смета төзү белән мәшгуль. 
«Кама буе нефте» нефть-газ чыгару идарәсенең профком рәисе Марс Зәкиев сүзләренә караганда, «Татнефть» ГАҖ җитәкчелегеннән Әлмәт, Нурлат, Сарман, Баулы, Лениногорск кебек шәһәрләр дә шундый ук ярдәм алган.
«Без Татарстанның көньяк-көнчыгышын колачларга булдык. Балалар — безнең киләчәгебез. Без нефтьне нефть табу өчен генә түгел, ә беренче чиратта безнең балалар өчен чыгарабыз. Яңа уку елы башлануга инде аз гына вакыт калып бара, һәм без Алабуга балаларының ремонттан соң тулысынча яңартылган бакчаларга баруларын телибез».
Исегезгә төшерәбез, 2020 елгы капиталь ремонт программасына кергән балалар бакчалары ишекләрен август аенда ук ачарга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев