Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әниләр көненә акция

25 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Татарстанның почта бүлекчәләрендә "Әнием, мин сине яратам!" Рәсәйкүләм социаль акция үткәрелә.

"Почта России" әлеге проектны "Связь Поколений" хәйрия фонды белән берлектә оештыра. Әниләр көне Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 24 нче числога туры килә. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен акция үткәрелә торган вакыт эчендә почта бүлекчәсенә килеп, махсус билгесе булган карточка сатып алырга, әнигә котлау сүзләре язарга һәм тутырылган открытканы почта бүлекчәсе операторына бирергә кирәк. Моннан тыш, өстәмә хезмәтләр белән файдаланып, бүләккә акча күчерергә, газета-журналга язылырга яки посылка җибәрергә була. Акция кысаларында җибәрелгән открыткаларны почтальоннар адресатларга 24 ноябрьдә тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев