Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әниләр көнендә Казан Кремле территориясе музейларына бушлай керергә мөмкин

Әлеге бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесенә туры килә.

30 ноябрь - Халыкара әниләр көнендә - әниләр һәм балалар Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак.
Казан Кремле территориясендә Татарстанның Табигый тарих музее, Ислам мәдәнияте музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, "Эрмитаж-Казан" үзәге һәм "Манеж" күргәзмә залы эшли.
Исегезгә төшерәбез: Әниләр көне халыкара бәйрәм булып санала һәм бу көнне әниләрне һәм булачак әниләрне котлау гадәтткә кергән. Төрле илләрдә әлеге бәйрәм төрле көннәрдә уздырыла. Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесенә туры килә, дип яза Казан мэриясе сайты.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев