Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Нина Шимина РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү яшьләр сәясәтен яхшыртуда мөһим адым булачак, дип саный

Вакыт узу белән яшьләргә юнәлдерелгән милли проект барлыкка килергә мөмкин.

ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина фикеренчә, илнең Төп законына кертелә торган төзәтмәләр яшьләр сәясәтен яхшыртуга сизелерлек этәргеч булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентылыгы хәбәр итә.
Хәзерге вакытта илнең Төп законында яшьләр сәясәте турында искәртүләр юк. Бу өлкә федераль һәм төбәк законнарында тәртипкә салынган. 
Нина Шимина фикеренчә, яшьләр турындагы Конституциягә төзәтмәләр кертү яшьләрнең социаль үсеше өчен нигез булачак. Ә вакыт узу белән бу өлкәдә милли проект барлыкка килергә мөмкин. 
Сүз уңаеннан, дөньяның берничә иле шулай ук яшьләр сәясәтен Конституциядә беркетергә дигән карар кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев