Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясендә татарча китаплар сатыла

Шушы көннәрдә генә редакциягә Зиннур Хөсниярнең «Зөләйха кыйссасы» исемле яңа китабы кайтты.

Китаплар редакциядә (Төзүчеләр урамы, 16а) һәм 37нче кибеттәге газета киоскында да сатыла. Шулай итеп, Марат Кәбировның «Киллер», Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах», Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак», Кәрим Караның «Җиләкле алан», Зөлфәт Хәкимнең «Ятимгә дә яз килә», Физәлия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар», Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» китаплары сатыла. Бәяләре 100әр сум.
Шушы көннәрдә генә редакциягә Зиннур Хөсниярнең «Зөләйха кыйссасы» исемле яңа китабы кайтты. Китапның эчтәлегенә килгәндә, ул замана балаларының үзләрен табу һәм югалту тарихын сурәтли. Саф күңелле авыл кызы Зөләйханы замана җилләре кая илтә? Бу сорауга җавапны әсәрне укучылар табар. Әлеге китапның бәясе — 150 сум.
Шулай ук төсле ябыштыргычлар белән балалар өчен буягыч (100 сум), «Йолдызлы сканворд» (70 сум) бар. Буягыч гади генә түгел, аның ярдәмендә бала хайваннар дөньясы белән танышыр, ябыштыргычлар үрнәгендә хайваннарны дөрес итеп буярга өйрәнер, QR-код аша кызыклы видеолар карап, белемен баетыр, ябыштыргыч хәрефләрдән хайваннарның исемен җыеп, кече яшьтән хәреф танырга өйрәнер, вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерер, игътибарын, иҗади һәм акыл эшчәнлеген арттырыр.
Китаплар санаулы гына. Укырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз! Алар кесә форматында тәкъдим ителгән. Кая гына барсаң да, әйтик, юлдамы яки чиратта утырасыңмы, укып алу өчен бик уңайлы.
Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев