Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» хезмәткәрләре сайлауларда тавыш бирде

Сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн (17, 18 һәм 19 сентябрь) дәвам итәчәк.

Россиялеләр сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасының яңа составын сайлыйлар. Бүген РФ Дәүләт Думасына сайлауларда Алабуга район газеталары редакциясе хезмәткәрләре тавыш бирде.
Беренче булып үзенең Яшьләр урамы, 4 адресы буенча урнашкан 1389нчы санлы сайлау участогына Зөлфия Примакова килде: 
− Сайлауларга баруны үземнең бурычым итеп саныйм. Һәр заманның үз кыенлыклары, һәм аларны чишәргә кирәк. Кем проблемаларны чынлап хәл итә, мин шуларга ышанам, − ди Зөлфия.


«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарының баш мөхәррире Сабина Качаева да беренчеләрдән булып гражданлык карашын белдерде.
− Без барыбыз да үз илебездә яшибез һәм сайлаулар кебек вакыйгадан читтә калырга тиеш түгелбез. Алга таба ничек яшәвебез, Россиянең кайсы юнәлештә үсәчәге безнең сайлавыбызга бәйле, шуңа күрә сайлауларга барып лаеклы кандидат һәм партия өчен үз тавышыңны бирергә кирәк дип уйлыйм, − ди ул. 


Мария Тимашева 6нчы мәктәптә тавыш бирде. Аның сайлаулардан калганы юк.
− Дәүләт миңа сайлау хокукын биргән икән, аннан файдаланырга кирәк, — ди Мария.


Тагын бер хезмәткәребез Венера Хәбибрахманова 9нчы мәктәптә урнашкан 1399нчы санлы сайлау участогында тавыш бирде. 
− Һәр кеше сайлауларга барырга тиеш, дип саныйм. Әти-әнием сайлауларга барганда һәрвакыт мине үзләре белән ала иде — бу көн гаиләбез өчен бәйрәм кебек. Минем тавыш читтә калмаска тиеш дип саныйм, киләчәгебез шуңа бәйле бит, — дип фикерен белдерде Венера.


«Алабуга нуры» газетасы хезмәткәре Гөлнур Якупова да үзенең гражданлык бурычын үтәде: 
− Үзен һәм үз илен хөрмәт итүче һәр кеше бөтен илгә кагылышлы чараларда катнашырга тиеш дип саныйм. Үз карашымны белдерү өчен, сайлауларда һәрчак катнашам, − дип билгеләп үтте Гөлнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X