Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ӨЧЕНЧЕ КОРБАН

Чәршәмбедә, Мальцево авылыннан ерак түгел, Тойма елгасында 48 яшьлек ир-ат суга баткан.

Өч иптәше белән ул безгә Минзәлә районыннан акча эшләргә дип килгән булган. Төшке аш вакытында алар эчкәннәр һәм су кереп чыгарга уйлаганнар. Кайсыдыр мәлдә аларның берсе суга чумган һәм кире чыкмаган.  

Дуслары аны судан алып чыккан, беренче ярдәм күрсәтергә маташкан, әмма ир исән түгел. Урынга килеп җиткән оператив төркемгә аның үлемен расларга туры килгән. Быелгы коену чорында Алабуга сулыкларында килеп чыккан һәлакәтләрнең бу өченче очрагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев