Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Олег Морозов фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр Россиягә тынычлык урнаштыручы ил статусын беркетәчәк

Төзәтмәләр шулай ук илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын игълан итәчәк.

Россия үз-үзен якларга әзер ил булып тора, ул беркемгә дә һөҗүм итәргә җыенмый. Россиянең тынычлык урнаштыручы ил буларак статусны билгеләүче тиешле төзәтмә яңартылган Конституциягә кертелгән. Бу хакта Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза. 
«Бүгенге көндә безнең оборонага сәләтебез шундый: без үзебезне сакларга да, планетада тынычлыкны тәэмин итәргә дә әзер, чөнки без — нинди идеология һәм кыйммәтләр саклануга карамастан, системаларның тыныч яшәү тарафдарлары. Бу бик мөһим төзәтмә, ул безнең дәүләтнең йөзен тынычлык сөюче буларак ассызыклый», — дип билгеләп үткән Олег Морозов.
Төзәтмәләр шулай ук илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын игълан итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев