Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Олимпиада нәтиҗәләре

Шәһәр һәм районда муниципаль олимпиадалар дәвам итә.

12 декабрьдә татар теле олимпиадасында Морт мәктәбеннән 3 укучы катнашты. Нәтиҗәдә Илүзә Вәлиуллина 11 нче сыйныф укучылары арасында беренче урын яулады, Диләрә Нуриәхмәтова 10 нчы сыйныфлар арасында икенче урында, Райнур Ибраһимов 9 нчы сыйныф укучылары арасында икенче урын алды. Морт мәктәбе укучысы Зилә Фәрхетдинова исә татар әдәбияты буенча олимпиадада катнашып мактаулы икенче урынга лаек булды. Илүзә Вәлиуллина туган мәктәбе данын рус теле буенча үткәрелгән олимпиадада да яклады. Монда да Илүзә 1 нче урында. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев