Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушер пункты төзелә

Төзелеш республика программасы буенча бара. 

Олы Качка авылында республика программасы буенча яңа фельдшер-акушер пункты төзелә.

Анда заман таләпләренә туры килә торган җиһаз булачак. «Җирле фельдшер» программасы буенча, биредә эшләячәк медицина хезмәткәренә 500 мең сум акча бүлеп биреләчәк; фельдшер эш урынына көн саен ерактан йөрергә туры килсә, аның юлга тоткан акчасы кире кайтарылачак. 

ФАПны ел ахырына төзеп бетерергә ниятлиләр. Элекке фельдшерлык пункты 1907 елда салынган бинада урнашкан иде. Районда барлыгы 22 ФАП эшли. Аларның барысы да заман таләпләренә җавап бирә.

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X