Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Олы Шүрнәк авылында район басмаларына язылучыларга бүләк биреләчәк

Мондый төр язылу бәясе — 460 сум.

Җомга көнне хисап концерты башланыр алдыннан Олы Шүрнәк авылы клубында «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу оештырыла.
Редакция хезмәткәрләре теләге булган һәркемне 14.30 сәгатьтә көтә. 

Газеталарны авылга авыл җирлеге башлыгы алып кайтып, клубта калдырачак. Мондый төр язылу бәясе — 460 сум.

Алты ай дәвамында атнага ике тапкыр сез 103 еллык тарихы булган газетаның яңа санын алачаксыз.

Район газеталарында шәһәр һәм районның иң мөһим вакыйгалары турында мәгълүмат, игъланнар, тапшырулар программасы, йолдызнамә, кызыклы фактлар, анонслар, авыл тормышы турында материаллар, геомагнит фаразлар басыла.

Бу көнне язылган һәр кешегә «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» редакциясеннән бүләк тапшырылачак.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев