Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Олы Качка авылы янындагы буа төзекләндерелә

Малореченск һәм Олы Качкадан ерак түгел генә инде ике ел барган плотинаны торгызу эшенең гаять зурлыгын монда киткән чыгымнар күрсәтеп тора.

Тирәнлеге 12 метрга җиткән бу буа өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Олы Качка авыл җирлеге башлыгы Александр Голованов сүзләренә караганда, әлеге буа - республикадагы су корылмаларының иң зурысы, ул 1600 куб метр су сыйдыра. Дамба озынлыгы - 280 метр, биеклеге - 13 метр.

Шунысын әйтеп китәргә кирәк, 90 нчы елларда бу урында буа бар иде. Өлкәннәр әйтүенчә, биредә үз вакытында балык һәм торналардан башлап, кондыз һәм ондатрларга кадәр яшәгән. Тик буа җимерелгән, аның белән бергә янәшәдә җир кишәрлекләре булган бакча хуҗалары да "агып киткән". Вакыт узу белән, алар үзләренең алты сутый җирләрен бөтенләй ташларга мәҗбүр булган. Буа урынына галәмәт зур упкын барлыкка килгән. Буа булмагач, андагы тереклек тә юкка чыккан. Безнең көннәргә кадәр су саклагыч корылма гына торып калган. Аның ярдәмендә 90 нчы елларда тирәдәге бөтен кырлар сугарылган. Җирлек башлыгы яңа буаның тирәлек үсеше өчен этәргеч булачагына ышана. Игенчеләр дә бу буаны көтә. Якында гына "Привольное" җәмгыятенең кырлары урнашкан. Биредә, нигездә, бәрәңге һәм кәбестә җитештерәләр, чөгендер һәм кишер. Җирне сугару мәсьәләләре алар өчен бик мөһим. Буаны эшмәкәрләр дә көтә, аны арендага алып, балыклар үрчетергә тели.

Бүген Малореченск поселогыннан махсус икътисадый зонага эшкә12 кеше йөри. Буа белән янәшә юл салыначак һәм аларга эшкә бару җиңеләячәк. Әлегә алар трасса буйлап 30 километр юл үтә. Буаны төзү белән, юл 4 мәртәбә кыскарачак. Турыдан юлның озынлыгы 7 километр булачак.

Буаны торгызу турында гозер белән җирлек башлыгына элек биредә бакча кишәрлеге булган гражданнар да мөрәҗәгать итте.

Төзү эшләрен "Татмелиорация" компаниясе башкара. Үзгәртеп кору 1 декабрьгә тәмамланачак.

Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев