Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Отпуск акчасын кайчан бирергә тиешләр?

Хезмәткәр отпускка чыкканда, акчаны отпуск башланганчы кимендә 3 көн алдан түләргә тиешләр.

Хезмәткәр отпускка чыкканда, акчаны отпуск башланганчы кимендә 3 көн алдан түләргә тиешләр. Россия Юристлар берлеге әгъзасы Марина Астаева «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләгән.

Юрист сүзләренчә, отпуск акчасын исәпләү Россия Хезмәт кодексының 139 маддәсендә билгеләнгән кагыйдәләргә нигезләнә. Соңгы 12 айдагы уртача көндезге түләү шушы айлардагы хезмәт хакы суммасын уникегә һәм бер айдагы календарь көннәрнең уртача санына (29,3) бүлеп исәпләнә.

Сарыф ителмәгән отпуск өчен түләгәндә уртача көндезге хезмәт хакын исәпләү өчен начислять ителгән хезмәт хакы суммасын эш көннәре санына бүләләр. Бу очракта алты көнлек эш атнасы календарен кулланалар.

Хезмәткәр отпуск акчасын соңрак алган яки тулы күләмдә алмаган очраклар да була. Моның сәбәпләре төрле — кадрлар белән бәйле (отпусклар графигы булмау яки анда төгәлсезлекләр булу), хисапчылар белән бәйле (хисапларда хата), ди Астаева.

Хата булган очракта, эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күпчелек очракта хатларны табалар һәм төзәтәләр. Чөнки хезмәт законнарын бозган өчен штраф каралган, ә отпуск акчасын түләп бетермәгән яки вакытында түләмәгән очракта хезмәткәргә компенсация түләнергә тиеш, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев