Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Озак еллар журналистика өлкәсендә хезмәт куйган хезмәткәргә «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе тапшырылды

Май аенда Алабугада журналистика ветераннарын хөрмәтләү башланган иде. Узган атнада озак еллар «Алабуга нуры» район газетасында эшләгән Шәмсия Дадинага да «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе тапшырылды.

Җор телле, таләпчән Шәмсия Лотфулла кызын хезмәттәшләре еш искә ала. Иң мөһиме — аның белмәгәне юк, һәм һәрнәрсәдән хәбәрдар. Шәмсия Лотфулла кызы 1987 елның җәендә «Алабуга нуры» район газетасына корректор вазифасына эшкә керә, аннары тәрҗемәче, җаваплы сәркатиб булып эшли, лаеклы ялга китәр алдыннан берничә ел газетаны үзе җитәкли. Үзенә һәм башкаларга карата да таләпчән Шәмсия Лотфулла кызы һөнәри осталыгы, аралашучанлыгы, һәр эшкә җаваплы каравы, максатчанлыгы белән башкалардан аерылып торган.
«Бу бүләкне алуга мин бик шат, күптән эшләмәсәк тә, безне, хезмәтебезне онытмаганнар. Димәк, без халкыбызга намус белән, шул ук вакытта эшебезне яратып башкарганбыз дигән сүз. Безне зурлаганнары өчен коллективка зур рәхмәт, ел саен искә алалар, игътибарсыз калдырмыйлар. Шунысы сөендерә: «Алабуга нуры» газетасы хәзерге көндә дә бик эчтәлекле булып чыга, хезмәткәрләрнең зур тырышлык куйганнары күренеп тора», — дип сөйләде Шәмсия апа.
Искәртип үтик, майда шундый ук истәлек билгесе белән район газетасы редакциясендә 45 ел хезмәт куйган, "Алабуга нуры"нда башта корректор вазифасында, аннары мөхәррир булып эшләгән Зирәк Садыйкова һәм журналистикага 40 ел гомерен багышлаган, хәзер дә үзенең кызыклы язмалары белән укучыларны сөендергән Галина Кузнецова да бүләкләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев