Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Озын гомерле алабугалы өйдә тавыш бирде

Шәһәребезнең иң өлкән кешесе Клавдия Пустобаева да сайлауларда катнашты.

102 яшьлек Клавдия Пустобаева өендә генә тавыш бирде. Сайлау комиссиясе вәкилләре аның өенә барды, барлык санитария таләпләре сакланды. Клавдия Михаил кызы өчен бюллетеньнәр һәм каләм, перчаткалар һәм битлек салынган шәхси кап та әзерләнгән иде.


Клавдия Пустобаева игътибарлап бюллетеньнәр белән танышты һәм, билге куеп, аларны махсус тартмага төшерде. 


Сайлау комиссиясе вәкилләре сөйләвенчә, өлкән кешеләр, шулай ук сайлау участогына кадәр барырлык сәламәтлеге булмаган гражданнар өчен тавыш бирүне өйдә оештыралар. 
Сайлау комиссиясе вәкилләрен ул күтәренке кәеф белән каршы алды. Клавдия Михаил кызы төрле дәрәҗәдәге сайлауларда даими катнаша һәм һәрвакыт сайлау участогында эшләгән. Өйдә тавыш биреп, ул үзенең беренче сайлаулары турында хатирәләре белән уртаклашты.
— Мин — Россия гражданины һәм бу минем гражданлык бурычым. Яшь буынга мөрәҗәгать итәсем килә, сайлаулар вакытында һәркемнең тавышы мөһим. Тормышымда беренче сайлаулар 1937 елда, миңа 18 яшь тулганда узды. Мин ул вакытта Казанда укый идем. Кандидатлар белән очрашу булды. Отто Юльевич Шмидт һәм Михаил Калинин республика башкаласына килде. Халык Ирек мәйданына лозунглар, әләмнәр белән җыелды. Кеше бик күп иде, − дип искә ала озын гомерле алабугалы.
Олы яшьтә булуга карамастан, Клавдия Пустобаева үзе өй хуҗалыгын алып бара, бакчада эшли, кышка әзерләнә, буш вакытларында китаплар укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X