Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Павлова: Махсус Олимпиаданы Казанда үткәрү республиканың инклюзив спортка керткән өлешен күрсәтә

2021 елгы Гайдар форумы дискуссияләре мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Бөтендөнья кышкы уеннар темасына багышланды.

Адаптив физкультура белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтү темасы җәмгыятьтә кызыксыну уята. Шул сәбәпле, җанатарлар өчен Махсус Олимпиаданы Казанда үткәрү аеруча мөһим. Бу хакта фикере белән РФ Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова уртаклашты.

«Татарстан адаптив физик культураны үстерү һәм Казанда Махсус Олимпиаданы үткәрү эшендә зур көч куя. Бу — республиканың инклюзив спортка керткән өлешен күрсәтә», — диде Павлова. 

Парламентарий сүзләренчә, мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп тойсын өчен үткәрелә. 

2021 елгы Гайдар форумы дискуссияләре мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Бөтендөнья кышкы уеннар темасына багышланды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ спорт министры Олег Матыцин катнашты. 

Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада Уеннары Казанда 2022 елда 22-28 гыйнварда үткәреләчәк. Уеннарда дөньяның 110 иленнән килгән өч меңгә якын спортчы, тренер һәм рәсми зат катнашачак. 

Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан бүлеге 2017 елда булдырылган. Бүгенге көндә хәрәкәттә 3 меңгә якын кеше — атлетлар, партнерлар, тренерлар һәм волонтерлар катнаша. Бу — 2яшьтән 22 яшькәчә спортчылар. 

Хәрәкәт үз эченә 50 оешманы, шул исәптән спорт мәктәпләре һәм федерацияләрен, тернәкләндерү үзәкләрен, ата-аналар берләшмәләрен ала. Республикада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 17 спорт төре үстерелә, шул исәптән футбол, армспорт, бадминтон, йөзү, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X