Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пенсионерлар өчен тагын бер пособие булдырыла

Пенсионерларга коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткән өчен пособие түләргә кирәк.

Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә хатына сылтама белән РИА Новости яза.

Өлкән яшьтәге гражданнар коронавирустан прививка ясатса, матди кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк, Бу мәсьәләдә бердәм федераль карар булырга тиеш, ди депутат. «COVID-19дан вакцинация узган өчен картлык буенча пенсия алучы гражданнарга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган федераль пособие кертүне сорыйм», — диде Власов.

Дәүләт Думасы депутаты әлеге пособие пенсионерларны вакцина ясатуга этәрәчәк һәм алар өчен шактый ярдәм чарасы булачак дип саный.
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев