Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пенсионерларга 5 меңәр сум акча

2017 елның гыйнварында, пенсия һәм даими социаль түләүләрдән башка, пенсионерларга бер тапкыр 5 мең сум күләмендә акча биреләчәк.

Бу түләү 2017 елның 16 гыйнварыннан башлап, булган документлар нигезендә башкарылачак, шуңа күрә Пенсия фондына өстәмә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Пенсиясен өйдә алучылар өчен, акчаларны гыйнвар пенсиясе белән бергә, 16сыннан алып, түләү вакыты беткәнче алып киләчәкләр. Пенсияләрен график буенча, айның 4еннән 15енә кадәр алучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү 16 сыннан 26 гыйнварны да кертеп, өйгә китереләчәк. Әгәр гражданин өендә туры килмәсә, почта тартмасында аңа хәбәр калдырылачак һәм, пенсионер бер тапкыр бирелә торган түләүне кассада 26 гыйнварга кадәр яисә февраль пенсиясе белән бергә алачак.

Пенсия фонды бурычларны түләүләрен сорый
2017 елның 1 гыйнварыннан пенсия һәм медицина кертемнәре, шулай ук вакытлыча экә сәләтсезлек һәм ана булу белән бәйле мәҗбүри иминиятләштерү взносларын Федераль салым хезмәте карамагында булачак. Шулай да иминиятләштерүчеләр фондлар белән араны өзмәячәк: РПФ элеккечә персонифицияләнгән хисапны кабул итәчәк, ә Федераль иминият хезмәте - социаль иминиятләштерү буенча чыгымнарны тикшерәчәк. Шул ук вакытта хисап составы үзгәрә һәм штрафның яңа төре өстәлә, взнослар буенча салым базасын билгеләүдә яңалыклар көтелә.
Шуның белән бәйле рәвештә, Алабуга районы буенча Пенсия фонды идарәсе барлык иминиятләштерүчеләргә (оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыкларына) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерүе буенча бурычлар буенча чара күрергә тәкъдим итә:
- иминиятләштерү взнослары буенча бурычлар, пеня һәм штрафлар булган очракта, исәп-хисапны финанс елы ахырына кадәр (2016 елның 31 декабренә кадәр) тәмамларга;
- артыгын түләгәндә, РПФ органына артык түләнгән взнос, пеня, штраф күләмен кире кайтару турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә. Гаризага акчаның артык түләнгәнен раслый торган документлар, мәсәлән, иминиятләштерү кертеме, пеня, штрафлар буенча хисап ларны чагыштыру Акты теркәлә.
Бурычлар һәм аны түләү өчен документлар формасы турында мәгълүматны, түләү өчен реквизитларны "Иминиятләштерү взносларын түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервис ярдәмендә һәм Алабуга районы буенча Пенсия фонды идарәсендә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев