Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пенсионерларга сөенче: 1 августтан пенсия арта

Акча автомат рәвештә арта, гариза язасы юк.

1 августтан пенсионерларның пенсиясе арта. Эшләмәүче генә түгел, эшләүчеләргә дә кагыла бу. Бу хакта «Известия» Россия Пенсия фонды мәгълүматларына таянып яза.

Эш бирүчеләре тиешле взнослар түләп килгән эшләүче пенсионерларга (аларга өстәмә баллар бирелә) 314,07 сум өстәмә күздә тотылган. Шулай ук 80 яшьтән узганнарның һәм инвалидларның да пенсиясе ишәя.

Нәтиҗәдә, социаль һәм дәүләт пенсиясе алучылардан тыш, барлыгы 7,3 миллион пенсионерның пенсиясе артачак. Шулай ук хәрбиләрнең пенсиясе дә индексацияләнә.

Шул ук вакытта «ВМТ Консалт» агентлыгы белгече «Известия» хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, хезмәт эшчәнлеген узган елда тәмамлаучыларга пенсия артачак, ә алданрак тәмамлаучыларга — юк. Өстәмә күләме балларга һәм пенсиягә чыгу срогына бәйле булачак. Әмма өстәмә өчен чик бар: күп дигәндә өч пенсия баллы гына өстәләчәк.

Пенсия автомат рәвештә арттырыла: моның өчен гариза язарга яки Россия Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев