Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пенсионерларга яшелчәләрне өйләренә китерәчәкләр

26 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында безнең районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәреләчәк.

26 сентябрьдә шәһәр мәдәният сараенда "Суперәби-2013" бәйгесе оештырыла. Конкурста катнашырга теләге булганнар заявкаларны мәдәният идарәсенә тапшыра ала.

27 сентябрь көнне 14 сәгатьтә шәһәр мәктәпләрендә башкарма хакимият вәкилләре, балаларның иҗади коллективлары катнашында бер җиргә дә беркетелмәгән пенсионерларны тәбрикләү тантанасы булачак. Әлеге бәйрәмдә өлкәннәргә җирле бюджеттан матди ярдәм биреләчәк.

1 октябрьдә 13 сәгатьтә шәһәр мәдәният сараенда шәһәркүләм бәйрәм концерты үткәрелә. Ә шул ук көнне көндезге сәгать уникедән мәдәният сараеның мәрмәр залында җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмә һәм сәүдә рәтләре эшләячәк. Шунда ук актив яшь институтына тыңлаучылар кабул ителә.

Тантаналы чарадан соң мәрмәр залда тынлы оркестр катнашында "Яшьлекне искә төшерик" исемле бию кичәсе оештырыла.

Моннан тыш районда "Әти-әниеңә шылтырат", "Укытучыңны тәбриклә" акцияләре һәм "Чиста йорт", "Җылы йорт" исемле хәйрия акцияләре үткәреләчәк.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткән көннәрдә (21 һәм 28 сентябрь, 5 октябрь) волонтерлар пенсионерларның сатып алган яшелчәләрен өйләренә кадәр кайтарып куярга ярдәм итәчәк. Шулай ук өлкән яшьтәге сатып алучыларга яшелчәләрне өйләренә кайтарып кую өчен транспорт кизү тора.

Пенсионерлар шәһәр музейларында бушлай була алачак, "Иллюзион" кинотеатрында алар өчен бушлай ретрофильмнар күрсәтеләчәк.

"АлСТОМ" стоматология поликлиникасы гадәттәгечә теш протезлауга 5 процент ташлама бирә. Шулай ук әлеге поликлиникада өлкән яшьтәгеләр тешләрен чиратсыз дәвалый алачак. Алар өчен табиблар чит ил материалларыннан ясалган пломбаны бушлай тәкъдим итә. "Медикам" диагностика үзәге дә үз хезмәтләренә 10 процентлы ташлама бирә.

Моннан тыш, пенсионерлар өчен мунчаларга бушлай бару, чәчтарашларда ташламалы хезмәт күрсәтү планлаштырыла. Мунчага бару графигы һәм чәчтарашлар исемлеге газетаның якындагы саннарында дөнья күрәчәк.

Сораулар барлыкка килгән очракта, башкарма комитетка 3-03-45, социаль яклау идарәсенә 7-87-86 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан

Бүгенге көндә Алабуга районында 15 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши, ягъни һәр бишенче алабугалы - хезмәткә яраклы яшьтән узган.

1 сентябрьгә 90 яшьтән узган пенсионерлар 97 кеше булган, шуларның бишесе 100 яшьлек чикне узган. Районның иң өлкән кешесенә 102 яшь тулды.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев