Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пермь “Безнең Җиңү көне” жыр марафонына кушылды

Пермьдә “Җиңү көне” җырын малайлар хоры һәм опера театры солистлары җырлый.

Пермь крае “Безнең Җиңү көне” җыр марафоны кысаларында эстафетаны Түбән Новгород өлкәсеннән кабул итте. Җыр марафоны Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүчеләрне берләштерә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

“Җиңү көне” җырын Пермь малайлар хор капелласы хоры артистлары һәм Пермь опера һәм балет театры солистлары башкара. Аларга Пермь крае филармониясенең рус халык уен кораллары оркестры  кушылган.

Видеороликны шәһәрнең истәлекле урыннарында һәм зур концерт залында үзизоляцияләү режимы кертелгәнче үк төшергән булганнар.

Пермь краеннан эстафетаны Саратов өлкәсе кабул итәчәк.

Видеороликларны төбәк телекомпанияләре эфирында һәм #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештегы белән ВКонтакте, Facebook, Одноклассники, Instagram социаль челтәрләрендә күрергә, тыңларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев