Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Полилингваль мәктәп янында «кирпеч» билгесе барлыкка килде

Билге Хирург Нечаев урамыннан Бакый Урманче урамы ягына чыгуны тыя.

«Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы янында Хирург Нечаев урамыннан Бакый Урманче урамы ягына чыгуны тыя торган яңа юл билгесе барлыкка килде.
Шуңа бәйле рәвештә, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре профилактик рейд үткәрде, аның барышында машина йөртүчеләрнең игътибарын яңа билгегә юнәлттеләр.
— Бу билге пәйда булганчы, биредә ике якка да йөрергә була иде, хәзер исә тик бер юнәлештә — Бакый Урманче урамыннан Хирург Нечаев урамына таба гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Бүген без машина йөртүчеләрне яңа билге барлыкка килү турында кисәтәбез генә, — ди юл-патруль хезмәте инспекторы Илнар Әпсәләмов. Ул билгеләп үткәнчә, тиздән бу урамда тагын өстәмә билгеләр пәйда булачак.
Юлның бу участогында транспорт хәрәкәте бик көчле һәм яңа билге бу районда яшәүче балаларның һәм полилингваль мәктәп укучыларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан куелган. Сүз уңаеннан, бүген әлеге мәктәптә 1010 бала белем ала, шуларның 570е — башлангыч сыйныф укучылары.
— Пандемия белән бәйле рәвештә, балаларның мәктәпкә төрле вакытта килүе каралган, тик кешеләр эшкә барган яки кайткан вакытта машиналар агымы бик зур була. Бу агымны бушату өчен берьяклы хәрәкәт оештырылган һәм яңа билгеләр куела. Иң мөһиме — балаларга һәм ата-аналарга уңайлы һәм куркынычсыз булсын. Мәктәп территориясендә парковка оештырылган, ата-аналар балаларын мәктәпкә китергәндә автомобильләрен шунда калдыра ала, — диде «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы директоры Надир Курамшин.
Беренче көнне күп кенә машина йөртүчеләр, гадәт буенча, элеккеге юл буйлап үтмәкче булды һәм шул сәбәпле юлда бөкеләр дә хасил булды. Әмма мәктәп укучыларының әти-әниләре бу юлда «кирпеч» билгесе урнаштыруны хуплады.
— Монда шундый көчле хәрәкәт, кайчагында бөтенләй йөрерлек түгел. Укучы балаларны мәктәпкә җибәрү куркыныч. Барысы да үз балаларын машинада туп-туры мәктәп алдына китереп куярга тели. Хәзер монда куркынычсызрак булыр дип ышанам, — ди Ләйсән Пластинина.
Алабугалы Ленар Бикиев үзе дә автомобильче, әмма ул да бу юлда хәрәкәтне чикләүгә уңай карады.
− Мин машинамны юл читендә калдырдым. Мәктәп янында машина кую урыны барлыгын белмәгән идем. Бүген билге пәйда булгач, машиналар шактый азайган, димәк, балалар өчен куркынычсызрак. Кайберәүләр бит мәктәпкә мөстәкыйль рәвештә, әти-әниләреннән башка йөри, — ди ул.
Билгеләп үтик, 2020 ел башыннан балалар катнашында 14 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 16 яшь алабугалы зыян күргән, 5 очракта юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләре гаепле булганлыгы билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев