Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Полицейскийларда кунакта

Кичә Алабуга полицейскийларының эш көне бөтенләй башка төрле башланды. Хокук саклаучылар янына кунакка балалар һәм дин әһелләре килде, дип хәбәр итә полиция инспекторы Любовь Бикмуллина.

Административ бина фойесында "Игелеклелек планетасы" региональ җәмәгать оешмасына йөрүче балалар тарафыннан эшләнгән сувенирлар күрергә мөмкин иде. Әлеге эшләнмәләрне сатудан кергән акчалар авыру балаларны дәвалау һәм тернәкләндерүгә тотылачак. Акция халыкара игелеклелек атнасы кысаларында үткәрелде һәм балалар әзерләгән концерт белән тәмамланды.

Полицейскийлар белән очрашуга мөселман һәм православие дин әһелләре дә килгән иде. Әңгәмә әдәп-әхлак темасына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев