Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пособиеләр, дарулар һәм яңа туган балаларга бүләк тартмалары

Социаль яклау бүлегендә балаларга тиешле түләүләр турында искәрттеләр.

2020 елдан башлап җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган, Татарстан Республикасында даими яшәүче яңа туган балалары булган гаиләләр балалар өчен кирәк-яраклар җыелмасы белән тәэмин ителә.
Комплект алу өчен бала тудыру йортына гаиләнең җан башына туры килә торган уртача кереме турында белешмә тапшыру зарур. 
Әгәр мөрәҗәгать иткән вакытта алучы бала өчен айлык пособие ала икән, белешмә балага айлык пособие билгеләү өчен тапшырылган документлар нигезендә бирелә.

Дарулар сатып алуга биш мең акча.
2020 елның 1 гыйнварыннан җан башына уртача керемнәре ТРда билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган һәм өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дару чаралары һәм даруханә ассортиментындагы башка товарлар сатып алу өчен түләү бирелә. Әлеге түләү балага айлык пособие (2020 елның 1 гыйнварыннан соң һәрбер туган, уллыкка (кызлыкка) алынган, опекага (попечительлеккә) кабул ителгән һәм даими яшәү урыны яки вакытлыча тору урыны буенча аның белән бергә яшәүче 3 яшькәчә бала өчен түләү) алучы ата-ананың (законлы вәкилләрнең) берсенә билгеләнә. Түләү күләме 5 мең сум тәшкил итә. Гражданнарга аны алу өчен «Ак Барс» банкында махсус блокланган шәхси счетлар ачарга кирәк. 

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләр.
2020 елның 1 июненнән җан башына уртача керем күләме җан башына яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләү бирелә. Айлык түләү күләме күрсәтелгән түләүне алу өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталы өчен билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итәчәк. 2020 елда — 4686, 50 сум (2019 елның II кварталына балалар өчен яшәү минимумы — 9373 сум). Айлык түләү алу хокукы бала Россия Федерациясе гражданины булган очракта барлыкка килә. 
Гаризаны электрон рәвештә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша яки ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин булачак.

Беренче балага түләүләр
2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала тууга (уллыкка яки кызлыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү бирелә. Аңа 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка яки кызлыкка алган) хатын-кызлар хокуклы, шул ук вакытта түбәндәге шартлар белән:
— РФ гражданлыгы булу;
— РФ территориясендә даими яшәү;
— 2018 елның 1 гыйнварыннан бала туу (уллыкка яки кызлыкка алыну);
— гаиләнең җан башына уртача кереме 20 170 сумнан артмау.
2020 елда айлык түләү күләме 9373 сум тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев