Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Президент мәктәп укучылары өчен түләүләрне вакытыннан алда бирә башларга кушты

Акчалар дүшәмбедән, 2 августта ук күчерелә башлаячак.

РФ президенты Владимир Путин мәктәп укучыларына тиешле 10 мең сум акча түләүне вакытыннан алда бирә башларга кушты, ягьни, акчалар дүшәмбедән, 2 августта ук күчерелә башлаячак.

Дәүләт башлыгы искә төшергәнчә, кабул ителгән карарлар нигезендә һәм 2021 елның 2 июлендә чыгарылган «алты яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган, мәктәпләрдә белем алучыларга — инвалидларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларга бер тапкыр түләнә торган акча бирү» указы буенча 16 августка кадәр бирү планлаштырылган иде.

Путин «кешеләр ашыкмыйча гына, 1 сентябрьдән балалар мәктәпкә бүгенге таләпләргә туры китереп җыена алсын өчен» бу түләүне вакытыннан алда күчерергә йөкләде.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдергәнчә, Россия Пенсия фонды (ПФР) түләүләрне дүшәмбедән үк башларга әзе р- «Система әзер, акчалар җиткерелгән, дүшәмбе көнне 17 миллион балага акча күчерәчәкбез».

«Пенсия фондына 12 миллион 400 мең ата-анадан гариза килде. 16,5 миллион балага карата түләүләр билгеләү турында карар кабул ителде», — дип ачыклык кертте министр. Тулаем алганда, ата-аналар 204 миллиард сумлык 20 миллион мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бер тапкыр түләнәчәк, дип яза shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X