Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Прокуратура Алабуга балалар йортында хокук бозу очракларын ачыклаган

Билгеләнгән хокук бозулар буенча Алабуга балалар йорты директорына күрсәтмә чыгарылган.

Алабуга шәһәр прокуратурасы Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге белән берлектә Алабуга балалар йортында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшергән.
Тикшерү барышында 16 хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта прокурор ярдәмчесе Иван Пензин хәбәр итә. Шулай итеп, социаль учреждениедә янгынга каршы ишек автоматик рәвештә үзе ябыла торган җайланмалар белән җиһазландырылмаган, эвакуация чыгу юллары эчтән ачкычларсыз ачылмый, электр щиты торган бүлмә автоматик рәвештә янгын сигнализациясе белән җиһазландырылмаган һәм башкалар.
Билгеләнгән хокук бозулар буенча Алабуга балалар йорты директорына күрсәтмә чыгарылган. Моннан тыш, учреждение директорына карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 маддәсенең 1нче өлеше буенча эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев