Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Прокуратура татарстанлыларның кайда битлек һәм перчаткалар кияргә тиешлеген аңлатты

Кагыйдә бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза каралган.

Прокуратура татарстанлыларның кайда битлек һәм перчаткалар кияргә тиешлеген аңлатты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 12 майдан республика халкы һәм кунаклары җәмәгать транспортында, таксида, кибетләрдә битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш.

Бары битлек яки респираторларны АЗС, парк, скверларда, урамда, вокзалда яки стадионда, шулай ук лифтларда һәм йортларның баскыч мәйданчыкларында, чәчтарашханәләрдә, автомастерскойларда кияргә кирәк.

Карарны бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев