Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Психиатр яшүсмерләрдә психологик проблемаларның тышкы билгеләрен атады

Заманча яшьләр протесты үлем темасыа әйләнде, дип билгеләп үтте Ләйлә Шәйдукова.

Татуировкалар, пирсинг һәм үз тәненә зыян китерүгә тартылу — яшүсмерләрдә психологик проблемаларның беренче билгеләреннән берсе. Бу очракта ата-аналарга баланың психологка баруын кичектермәскә кирәк. Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында ТР атказанган табибы, КДМУ психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдукова шундый киңәшләрен җиткерде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр арасында үз-үзеңне күрсәтү модасы 10-15 ел элек татуировкалардан һәм пирсингтан башланган.
«Психиатр өчен бу беренче сигналларны күрү җитә. Әйтик, советлар чорында армиягә җыйган вакытта татуировкасы булган барлык кешеләрне риск төркеменә керткәннәр. Һәм психиатр белән әңгәмә үткәрелгән», — дип сөйләде Шәйдукова.

Ул ата-аналарга бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне сакларга һәм аның аралашу даирәсенә игътибар белән карарга кирәк, дип өстәде. Еш кына нәкъ менә аннан төрле «модалы» куркыныч мавыгулар килә.

«Бу куркыныч факторларны ата-аналар билгели аламы? Татуировканы күрү инде, ким дигәндә, психологка мөрәҗәгать итү, шулай ук баланың кем белән аралашуын карау өчен сәбәп. Әйе, яшьләр протесты һәрвакыт булды — готлар, эмо, ә элек — панклар һәм рокерлар. Әмма әле беркайчан да яшүсмерләр протесты үлем темасына ул кадәр якын килмәде», — дип ассызыклады табиб.

Ләйлә Шайдукова белән әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев