Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Психолог Гарифуллин 175нче санлы мәктәптә фаҗига турында үз фикерен белдерде

Психолог укытучылар психотерапевт булырга тиеш дип саный.

Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗига укытучыларны һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләрен Россия мәктәпләрендә укытыла торган материалны яңадан тикшерергә мәҗбүр итәргә тиеш. Укыту материалының тормышта булган хәлләргә туры килүе зарур, ди белгеч. Шундый фикерләре белән КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин «Татар-информ» агентлыгы белән уртаклашты. 

Аның фикеренчә, хәзер балаларның мәктәптә һәм Интернетта алган мәгълүмат арасында зур аерма бар. Педагоглар тиешле әдәбият укып, психолог һәм психотерапевт булырга тиеш. 

Гарифуллин хәбәр иткәнчә, һөҗүм итүченең корбаны булган балаларда хәзер постравматик хәрби стресс күзәтелә. Аларга да, балаларын югалткан ата-аналарга да ярдәм кирәк. Җәмгыятьтән аерымлану хәсрәткә юлыккан ата-аналарда инфаркт һәм инсульт китереп чыгарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X