Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Путинның турыдан-туры линиясендә Татарстан хакимиятен социаль челтәрләрдә яшәүчеләр белән аралашулары өчен мактадылар

Россия Президенты регионнар җитәкчеләренә халык белән ешрак аралашырга тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путинның турыдан-туры линиясендә алып баручы Наилә Аскер-Задә Татарстанны хакимиятләр халык белән турыдан-туры эфирларны даими үткәрә торган төбәк буларак үрнәк итеп куйды.
Владимир Путин хакимиятләрнең гражданнар белән турыдан-туры аралашу мөһимлеге белән килеште. Аның фикеренчә, мондый коммуникацияләр ярдәмендә җитәкчеләр иң актуаль проблемаларны билгели һәм тормышның мөһим өлкәләрендә үзләренең гамәлләренә төзәтмәләр кертә ала.
2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» телеканалы эфирында турыдан-туры трансляция кысаларында татарстанлыларның сорауларына җавап биргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев