Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рафис Борһанов бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын оештыру турында сөйләде

Татарстан мәгариф һәм фән министры мәктәп укучыларының дистанцион дәресләре кайчан төгәлләнәчәген әйтте.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанда дистанцион белем бирүне оештыру, мәктәп укучылары төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын кайда тапшыруы, эшнең яңа формасының педагогларның хезмәт хакы һәм белем бирүнең сыйфатына нинди йогынты ясавы турында сөйләде. Министр Андрей Кузьминга интервью бирде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

"Май аенда дәресләр тәмамланачак. 8 июньдә республикада — беренче бердәм дәүләт имтиханы, ә 9 июньдә беренче төп дәүләт имтиханы узачак. Төп дәүләт имтиханы быел ике төп сынаудан (математика һәм рус теле) гыйбарәт. Аларны балалар, гадәттәгечә, имтихан кабул итү пунктларында тапшырачак. Әлеге процедура законда билгеләнгән, шунлыктан бернәрсәне дә үзгәртмәячәкбез»]", — дип искәртте ул.

Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, имтихан вакытында гамәлдәге барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр дә үтәләчәк. Мәктәп укучыларын бер-берсеннән Роспотребнадзор тәкъдиме белән билгеләнгән ераклыкта утыртачаклар. Ихтыяҗ булса, балаларны берничә агымга бүлү күздә тотыла.

Рафис Борһанов белән әңгәмәне "События" сайтында укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев