Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлый

Рөстәм Нуриев үз котлавында РФ Конституциясе һәркем өчен хокуклар һәм ирекләр гаранты булып торуын, милләтенә, диненә карамастан, шәхси инициативаны, иҗатны һәм мөстәкыйльлекне гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр ачуын билгеләп үтте.

«Хөрмәтле алабугалылар!
Сезне илебезнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Һәркем өчен ул хокуклар һәм ирекләр гаранты булып тора, милләтенә, диненә карамастан, шәхси инициативаны, иҗатны һәм мөстәкыйльлекне гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр ача.
Безнең бурыч — Конституциядә салынган гомуммилли кыйммәтләрне саклау, уртак көч белән халык байлыгын саклау һәм арттыру, һәр алабугалы кайгыртучанлык һәм игътибар тойсын өчен омтылу. Ә без бергәләп тормышыбызны һәм районыбызны уңайлы һәм уңышлы итәргә тиеш.
Бу бәйрәм көнендә сезгә корычтай нык сәламәтлек, иминлек, һәр туган көнгә ышаныч һәм Ватаныбыз хакына яңа казанышларга ирешүегезне телим. Бәйрәм белән!»
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев