Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

Рөстәм Нуриев үз котлавында ТР Конституциясе республикабыз хакимиятенең барлык тармакларының нәтиҗәле хезмәттәшлеге символы, һәр татарстанлының лаеклы тормыш нигезе, республикабызның уңышлы үсеше өчен нигез булып торуын билгеләп үтте.

«Хөрмәтле алабугалылар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Әлеге документ республикабыз хакимиятенең барлык тармакларының нәтиҗәле хезмәттәшлеге символы, һәр татарстанлының лаеклы тормыш нигезе, республикабызның уңышлы үсеше өчен нигез булып тора.
Конституция ярдәмендә Татарстанның һәр кешесе дәүләт һәм канунның ышанычлы яклавы астында. Республикабызның төп документы — хокукларыбыз һәм ирекләребезнең, җәмгыятьтә социаль-икътисади тотрыклылыкның үзгәрешсез гаранты.
Бу истәлекле көндә сезгә һәм якыннарыгызга игелек, иминлек, уңышлар, күтәренке кәеф һәм туган ягыбыз — Татарстаныбыз хакына яңа казанышларга ирешүегезне телим!»
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм НУРИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев