Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район бюджетына үзгәрешләр кертелде

Алабуга районы Советының 9 нчы сессиясендә депутатлар район бюджетындагы үзгәрешләр турында фикер алышты.

Бюджетның керем өлеше субсидияләр рәвешендә кире кайтарылмый торган керемнәр исәбенә артачак: 2021 елда — 203 миллион сумга, 2022 елда 191 миллион сумга.

"Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, район бюджетының керем өлеше 2021 елда — 2 миллиард 216 миллион сум, 2022 елда — 2 миллиард 203 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу акчалар хисабына бюджетның чыгым өлеше дә үзгәрәчәк«,- дип хәбәр итте финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова.

Акчалар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын, канализация-насос станцияләрен, шәһәрнең канализация челтәрләрен төзекләндерүгә һәм яңартуга тотылачак.


Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды һәм республика бюджеты акчалары хисабына ике ел эчендә чыгымнар 394 миллион сум тәшкил итәчәк. Финанслауда ярдәм күрсәтү өч яклы килешү кысаларында гамәлгә ашырылачак, аның буенча акчаның 60 процентын — ТКХны реформалаштыруга ярдәм фонды, 20 процентын — республика бюджеты, 20 процентын — «Алабуга» махсус икътисади зонасы бүлеп бирәчәк. 

«Быел без шәһәрнең аскы өлешен су белән тәэмин итү буенча эшләр планлаштырган идек, әмма 80-90 процентка тузган канализация системасын ремонтлау турында карар кабул ителде. Безнең өчен бу эшләр бик мөһим. Мин республика Президентына һәм Тимур Шаһивәлиев командасына бу проектта ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен», — диде Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев.

Сессия барышында депутатлар район бюджеты үзгәрешләрен бертавыштан хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев