Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район газеталары Әбунәчеләр көне үткәрде

Ул 4 нче почта элемтәсе бүлегендә узды.

Язылу декадасы кысаларында безнең редакция ике Әбунәче көне үткәрә. Бүген Габдулла Тукай урамы, 27 адресы буенча 4нче почта элемтәсе бүлегендә Әбунәчеләр көне узды. Газетага беренче булып язылырга Михаил Полтанов килгән иде.

− Район газетасын күптәннән, үземне хәтерләгәнән бирле укыйм. Бу газетаны әти-әниләр дә алдырды, без бу традицияне дәвам итәбез. Мин оператив сводка, төрле чаралар турында мәкаләләр укыйм, афишаларны карыйм, шәһәр планеркасыннан яңалыклар, шулай ук алабугалыларның район башлыгына кабул итүгә нинди проблемалар белән килүләре белән кызыксынам, − дип сөйләде алабугалы.

Гадәттәгечә, газеталарга язылучыларны күңелле сюрприз — отышсыз лотерея көтә иде. Михаил Полтанов шулай ук анда катнашты һәм су өчен фильтр отты. 

Шулай ук Әбунәчеләр көне барышында барлык катнашучыларга мошенниклар корбаны булмау турында белешмәлекләр тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тагын бер Әбунәче көне 15 июньдә Тынычлык проспектындагы 16нчы почта бүлегендә 14.30 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр узачак.

Язылу декадасы 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына ташлама белән язылырга була. Әйтик, 2021 елның II яртыеллыгына «Новая Кама» га язылу бәясе768 сум (834 урынына), ә «Алабуга нуры» — 724 сум (785 сум урынына) тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев