Район газеталары − "Новая Кама" һәм "Алабуга нуры"на язылу башланды
Безнең басмалар менә инде 100 елдан артык районның мөһим вакыйгалары һәм аның халкы турында хәбәрләрне укучыларга тиз арада һәм дөрес итеп җиткерә.
1 апрельдән 2020 елның II яртыеллыгына “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” район газеталарына язылу башланды.
“Новая Кама”га ярты елга язылу бәясе – 798 сум, оешмалар өчен – 891 сум; “Алабуга нуры”на – 750 сум, оешмалар өчен 840 сум тәшкил итә.
Газеталарга өч ысул белән язылырга мөмкин:
- почта бүлегендә (почта бүлекчәсенә бару махсуслаштырылган сервиста теркәлгәннән соң рөхсәт ителә, моның өчен 2590 номерына түләүсез СМС-хәбәр җибәрергә кирәк, шуннан соң уникаль код күрсәтелгән җавап СМС-хәбәр киләчәк);
- корреспонденцияне алып килгән хат ташучыларда;
- дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (uslugi.tatarstan.ru).
Яхшы яңалык! 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр язылу декадасы узачак, аның кысаларында район газеталарын ташлама белән яздырырга мөмкин.
Әйтик, “Новая Кама” ярты елга − 694,32 сум (П 9441), “Алабуга нуры” 653,16 сумга (П 9451) төшәчәк. Элеккечә үк, альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Аның ярты елга бәясе – 450 сум.
реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев