Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район газеталарына язылып, бүләкләр алыгыз!

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары ноябрьнең һәр җомгасын Бүләкләр көне дип игълан итә.

3, 12, 19 һәм 26 ноябрьдә редакциягә килеп безнең район газеталарына язылучыларның барысы да бүләк алачак.
Исегезгә төшерәбез, редакциядән, Мәдәният йортыннан яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән язылганда, газеталарның бәясе — 460 сум.
Шулай ук 18 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр редакциягә килеп безнең газеталарга язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз!
1 ноябрьдә очраклы саннар генераторы ярдәмендә безнең иганәчеләрдән ике сертификат уйнатылачак. Аларның берсе — «La vera pizza» пиццериясеннән хуш исле пицца алырга, ә икенчесе ярдәмендә @golovnye_ubory22 кибетеннән матур, җылы башлык сатып алырга мөмкин.
Газетага почта бүлекләре аша, Интернет аркылы һәм редакциягә (Төзүчеләр урамы, 16а) килеп тә язылырга мөмкин. Почта аша язылганда татар телендә чыга торган бердәнбер газета "Алабуга нуры"на язылу бәясе − 806 сум 88 тиен, "Новая Кама"га — 854 сум 94 тиен.
Сорауларыгыз булса, 8(85557) 3-81-11 телефон номеры буенча шалтыратыгыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X