Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район җитәкчелеге яшьләр сорауларына җавап бирде

Шәһәр мәдәният сараенда район җитәкчелеге һәм депутатлар яшьләр белән очрашты.

Сәгать ярым вакыт дәвамында яңгыраган сораулар үзлектән белем алудан башлап, грант конкурсларына кадәр, төрле өлкәләргә кагылышлы булды. Мәсәлән, мәдәният иреклеләренең бер вәкиле Регина Шмелева быел актив яшьләргә район башлыгы исеменнән стипендия булачакмы, дип кызыксынды.
Моңа ирешү өчен, тиешле таләпләргә туры килергә кирәк, дип аңлаттылар. 
− Мин стипендия сорамыйм, әмма сездән, район башлыгы буларак, спортзалга абонемент кебек өстенлек алырга мөмкинме? — дип сорады медик-волонтер Илназ Вәкилов.
Рөстәм Нуриев бу уңайдан үзенең хуплавын белдерде.
− Без хәзер спорт корылмаларына йөрү өчен ташламалы гражданнар турында башкарма комитеты карары әзерлибез. Яшьләр арасыннан активистларны да шул санга кертергә уйлыйлар, − дип мәгълүмат бирде "Спорт корылмалары дирекциясе" директоры Руслан Деготьков.
Лаеклы гражданнар булу өчен, студентлар нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш, яшьләрне шул да кызыксындыра.
− Укырга кергәннәр икән, беренче чиратта шуның белән мәшгуль булсыннар. Алар белем һәм күнекмәләр алырга тиеш. Тәрбия эше дә кирәк. Аны төрлечә алып барырга мөмкин. Без фестиваль, КВН кебек күләмле чараларда катнаша идек. Җиңү әһәмиятле булмады, иң мөһиме — кеше яхшы якка үзгәрә, − дип фикерләрен уртаклашты Җәмәгать cоветы рәисе Айрат Кавиев.
Иреклеләр вәкилләре район башлыгыннан «Тугрылык» этләр приютына ярдәм итәчәкләрме дип тә сорады.
Рөстәм Нуриев приютта булганлыгын, былтыр приютка ярдәм күрсәтелүен әйтте. Быел да булышырга ниятлиләр. Приют җитәкчелегенең төп теләге — вольерлар санын арттыру.
Очрашу ахырында район башлыгы яшьләрне үз вакытларының кадерен белергә, аннан дөрес файдаланырга тырышырга, карьера һәм белем алу белән шөгыльләнергә, лидерлер булырга өндәде.
− Хәзер сезнең яшьтә — үз киләчәгегез өчен югары дәрәҗәдә өлеш кертү вакыты. Соңыннан, өлкәнәйгәч, тормышта шуның әҗерен алуга сезнең бөтен мөмкинлегегез бар, − дип өстәде райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.
Мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев