Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район җитәкчесе Рөстәм Нуриев шәһәрне яшелләндерү эше барышын тәнкыйтьләде

Район җитәкчесе эшнең акрын баруын билгеләп үтте.

Район җитәкчесе Рөстәм Нуриев шәһәрне яшелләндерү эше барышын тәнкыйтьләде.
Исегезгә төшерәбез, быел Алабугада 110 мең чәчәк утыртылачак, алар үзәк урамнарны гына түгел, шәһәргә керү юлындагы "боҗра"ларны да бизәячәк. Берничә көн элек шәһәрнең түбән өлешендә урнашкан Развилка районында "боҗра«ны тәртипкә китерү эшләре башланган иде.
«Эш акрын бара. Сез инде биш көн элек башладыгыз, әмма әлегә кадәр берни дә эшләнмәгән. Шәһәрдә барлыкка килергә тиешле 35 клумбаның 6сы гына тәртипкә китерелгән, ә инде июнь уртасы. Чәчәкләр утыртуны июнь ахырына кадәр тәмамлыйлар, хәзер икенче атна бара, әмма нәтиҗә күренми», − дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Нуриев шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфат Исмәгыйлевка.
Илфат Исмәгыйлев эшләрнең акрын баруын яңгырлар яву белән аңлатты, эш темпы көчәйтеләчәк, дип ышандырды. Моннан тыш, ул кешеләр җитмәвен билгеләп үтте. Рөстәм Нуриев Илфат Исмәгыйлевне бу йөкләмәгә җитдирәк карарга чакырды һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаяновка әлеге мәсьәләне өйрәнергә, шәһәрдә чәчәкләр утыртуга комачаулый торган сәбәпләрне ачыкларга кушты. Әлеге эшкә җәлеп ителергә мөмкин булган хезмәткәрләргә кытлык юк, дип өстәде район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев