Татарстанда муниципалитетлар “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын алачак
“ТР Дәүләт бүләкләре турында” законга үзгәрешләр кертелде.
Хәзер муниципалитетларның “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Мондый карар алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутатлар тарафыннан кабул ителде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Депутат Римма Ратникова, республика үсешенә аерым кеше генә түгел, ә муниципалитетларда яшәүчеләрнең уртак хезмәте белән өлеш керткән очраклар да була, дип сөйләде. Шуңа күрә әлеге бүләкләү эш, милли проектларны гамәлгә ашыру өчен этәргеч булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев