Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсе пациентлары үзләренең гражданлык позициясен белдерде

Үзәк район хастаханәсе пациентлары шулай ук сайлауларда катнаша. Алар өчен үзәк хастаханәдә аерым ябык участок эшли.

Хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалану үтүче алабугалыларның барысы да үзләренең гражданлык позицияләрен урында белдерә ала. Хәрәкәт итү авыр булган кешеләр янына сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү өчен күчмә урна белән палатага килә.

— Мин стационар дәвалауда булдым һәм сайлау көнендә үз участогыма бара алмыйм. Үземә ошаган кандидат өчен тавышымны, беркая да чыкмыйча, биредә бирә алам, — ди Илгизә Ходырева.

1408 нче сайлау участогы рәисе Ольга Әхмәдуллина билгеләп үткәнчә, ковид-госпиталь пациентлары да күңелләренә хуш килгән кандидатлар өчен тавыш бирә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев