Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекләрне кышлатуга азык әзерләүне дәвам итә

Азык әзерләү барышын район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Александр Косов шәрехләде.

Явып үткән яңгырлар һәм боз чәчүлекләргә нинди йогынты ясады дигән сорауга ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте: әлбәттә, зыянсыз булмады, чөнки явым-төшемнәр кайбер участокларда үсемлекләрне чын мәгънәсендә «егып салды».
29 июньгә районда күпьеллык үләннәр 4288 гектарда чабылган, бу барлык мәйданның 75 процентын тәшкил итә. «Яңа Юраш», «Яшь көч», «Нократ таңнары» ҖЧҖ, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында беренче кат чабуны төгәлләгәннәр.
Сенаж районда 18945 тонна әзерләнгән — ихтыяҗның 42 проценты, печән — 3578 тонна (47 процент). Бу шартлы терлеккә исәпләгәндә 12,2 азык берәмлеге дигән сүз. Әлеге күрсәткеч 23,4 азык берәмлегенә тиң булган «Яшь көч» агрофирмасында 5100 тонна сенаж салынган (ихтыяҗның 102 проценты). Район сводкасында икенче урында «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы — 16,2 азык берәмлеге, өченче урында — «Якты үзән» ҖЧҖ (10,1). Бу хуҗалыкларда сенажның тиешле күләменнән 74 һәм 45 проценты әзерләнгән.
Иң күп печән запасы (86 процент) — Әхмәтҗанов КФХсы исәбендә. «Яңа Юраш» агрофирмасында печән әзерләү планы яртылаш үтәлгән.
Район терлекчеләре июнь ахырында сөт саву буенча савым чиген узып киттеләр — бер сыерга исәпләгәндә 17,1 килограмм сөт савылды, бу узган елның шушы чорына караганда 1,1 килограммга артык. «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында сыерның тәүлеклек продуктлылыгы 24,3 килограммга (2019 ел белән чагыштырганда плюс 2,2 килограмм), «Яшь көч» агрофирмасында — 23,4 (плюс 4,1 килограмм), «Якты Үзән» ҖЧҖендә 21,3 килограммга кадәр күтәрелде.
Алабуга фермаларыннан эшкәртү предприятиеләренә китерелгән барлык сөт югары сорт белән исәпләнә, моңа продукцияне алдан суыту да зур йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев