Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Редакциядә Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» дигән яңа китабы сатыла

Китап кесә форматында.

Күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең бу китапка кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучыларның күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә. 

«Алар көлә. Ничек инде океансыз, балыксыз тормыш булсын? Океан ул бөтен дөньяны каплап алган әнә. Кая гына барма, кая гына карама, һәр дүрт тарафта тоташ океан. Океан — ул иксез-чиксез, аңардан да көчле һәм гайрәтле җан иясе юк. Мөмкин дә түгел. Дөнья — тоташ океаннан тора. Океан — ул безне үстергән бишек тә, безне йоклатучы түшәк тә, бу дөньядан киткәч яшәячәк мәңгелек йортыбыз да...»

«Кыргый атауга сәяхәт» повестеннән тыш, китапта «Аязучан болытлы һава», «Мәҗит абыйдан сәлам» һәм «Киребеткән кыз» хикәяләре дә бар. 
Китап кесә форматында. Бәясе — 100 сум. 

Китапны алырга теләүчеләр 8 927 429 99 67 телефоны аша хәбәр калдыра ала. 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев