Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентлар китерелүе турында мәгълүматны кире кактылар

Республика клиник хастаханәсендә бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип белдерделәр һәм паникага бирелмәскә чакырдылар.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар китерелүе турындагы мәгълүматны кире кактылар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Мессенджерларда Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентлар китерелүе турында хәбәрләр таратыла башлаган.

Әлеге мәгълүмат ялган, ул чынбарлыкка туры килми. Хөрмәтле татарстанлылар һәм республика кунаклары, зинһар, паникага бирелмәгез – Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшли,дип белдерделәр медицина учреждениесендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев