Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы коронавирустан котылу ысулларын атады

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта.

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев фикеренчә, COVID-19 — бу дөньяда беренче тапкыр очрый торган уникаль инфекция. Коронавирус кан тамырларына һәм эпителийларга зыян сала, шуның аркасында соңрак өзлегүләр барлыкка килә. 

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Моннан тыш, авыруның катлаулануы да ешрак күзәтелә. Авырулар арасында балалар күп.

«Балалар да хәзер коронавирус белән авырый. Элек алар авырмый, дип әйтсәк, хәзер без балаларның авыруын күрәбез, өстәвенә, алар шактый каталулы формада чирли», — дип билгеләде табиб.

Урта яшьтәге кешеләрдә дә катлаулы очраклар күзәтелә. Шул ук вакытта һәр унынчы пациентның башка авырулары да бар.

Татарстанда шулай ук Һиндстанның COVID-19 штаммы ачыкланды. Расланган штаммлы пациентлар өчен зур дозада яңа дарулар кулланалар.

Табиб фикеренчә, пандемиянең барышы дулкынсыман булачак.
«Ковид беркая һәм беркайчан да китмәячәк. Ул инде безгә килде, аның белән яшәргә күнегергә кирәк. Иртәме — соңмы барыбыз да вакцина ясатачакбыз», — дип белдерде Шәвәлиев.

ТР халкының кайберләре мөмкин кадәр иртәрәк прививка ясау кирәклеген аңлаячак һәм үзен һәм якыннарын инфекциядән саклаа калачак.

«Ә кемдер үзе ковид белән авырганнан соң гына аңлый. Ковид белән һәркем авырачак. Беркем дә калмаячак. Бу — эпидемия кагыйдәсе, башкача булмый. Иң төп мәсьәлә — популяциянең иммун статусын вакытында формалаштыру» " - диде табиб.

Баш табиб шулай ук барлык вакциналар да коронавирусның яңа штаммнарына каршы нәтиҗәле булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев