Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республикада иң популяр телеканаллар өчлеген «Эфир», «ТНВ» һәм «Татарстан 24» тәшкил итә

Татарстанлылар җирле телевидениене мәгълүмат чыганагы буларак кабул итә.

Телевидение Татарстанда аудитория өчен төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора. Мондый мәгълүматлар Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге социологлары үткәргән тикшеренүләрдән күренә, дип яза «Татар-Информ». 

Татарстанлылар җирле телевидениене мәгълүмат чыганагы буларак кабул итә. Ә гомуммилләт каналларны тамашачы, нигездә, күңел ачу тапшыруларын, ә менә җирле телеканалны үз шәһәренең яңалыкларын белү өчен кабыза. 

Сораштыру нәтиҗәсендә, телевизорны хатын-кызларның ешрак каравы ачыкланган. Респондентларның 65% көн саен телеканалларны карый. Өстенлекләргә килгәндә, тамашачы өчен беренче урында яңалыклар, аннан соң фильмнар, өченче урында — танып-белү тапшырулары. 

Җирле телевидение белгечләре сораштырылучыларның 80% ы вакыйгаларны колачлау ягыннан отышлырак дип саный. Шул ук вакытта яңалыклар интернет-ресурсларына 45% гына мөрәҗәгать итә.

Республикада иң популяр телеканаллар өчлеген «Эфир», «ТНВ» һәм "Татарстан 24"тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев