Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Резидентлар артачак

"Алабуга" махсус икътисадый зонасының Эксперт советы яңа составта утырыш җыйды. Ул Казанда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Анда булачак резидентларның өч проекты хупланды.

Махсус зона белән идарә итү вәкаләтләрен федерация субъекты дәрәҗәсенә тапшыру белән бәйле рәвештә, МИЗның Эксперт советы яңа составта формалашты. "Алабуга"ның булачак резидентлары бизнес-планнарын җентекләп тикшерүче РФ Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы сәнәгый-җитештерү зоналары буенча Эксперт советы эше Татарстан Республикасына күчерелде.
Яңа Эксперт советында − 13 кеше, шул исәптән хакимиятнең федераль органнары вәкиле. Беренче утырышта совет Рәисе итеп Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Шамил Агеев сайланды.
МИЗ резиденты статусын алуга дәгъва итүче компания ләрнең - "Август-Алабуга" (үсемлекләрне саклау чараларын җитештерү), "КНТ-Пласт" (изготовление пластикатов ПВХ пластикатлары һәм каландрирлан ПВХ-пленка ясау) һәм монтаж күбеге җитештерү заводының проектлары каралды. Элгәрерәк МИЗның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Күзәтү советы утырышларында өч проект та резидентлык статусы бирүгә тәкъдим ителгән иде.
Эксперт советы проектларны хуплады, компанияләр белән җитештерү эшчәнлеге алып бару турында килешү төзеләчәк. Шулай итеп, "Алабуга" резидентлары саны 51гә кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев